news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция Казанның Тынычлык бистәсе мәчетен талаучыны тоткан

19 яшьлек егет хәер акчасы тартмасыннан 30 меңләп акча алып качкан.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Полиция Казанның Тынычлык бистәсе мәчетеннән акча урлаучыны тоткарлаган. Бу хакта шәһәр полициясе хәбәр итә.

Җинаять 22 ноябрь көнне кылынган. 19 яшьлек егет мәчеткә килгән. Ул 20 минуттан соң хәер акчалары салынган тартма янына килеп, аны ачкан һәм анда җыелган 30 меңләп акчаны алып качкан.

Шикле кешене “Промышленный” полициясе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган. 

Егет 23 ноябрьдә Вахитов районында шундый ук урлау факты булуын да җиткергән. Икесендә дә ул үзенең гаепле икәнен таныган. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot