news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полиция Казанда төнлә атыш оештыручыларны тоткарлаган

Ачыкланганча, атышны үзара дошман булган җинаять төркемнәре оештырган.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Полиция Казанның Киров районында төнлә атыш оештырган кешеләрне тоткарлаган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Министрлыкның оештырылган җинаятькә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Казан полициясенең җинаятьчеләрне эзләү белгечләре белән бергә атышта катнашучыларның үзара дошманлашкан шәһәр җинаять төркемнәре әгъзалары булуын ачыклаган.

Хәзергә 14 кеше тоткарланган. Калган катнашучыларны ачыклыйлар.

  • «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 25 октябрьдә полициягә Кызыл Армия һәм Поселковая урамнары чатында атыш булуы турында хәбәр килде. Травматик пистолеттан яраланган 30 яшьлек Казан кешесе хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.

Полицейскийлар ачыклаганча, юлда конфликт чыккан. Анда сигез машинада егермегә якын кеше катнашкан. Бер кеше травматик пистолеттан ата башлаган, аннары барысы да качкан.

Бу фактка карата «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Урында гильзалар, катнашучыларның кием әйберләре һәм аксессуарлар табылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100