Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Полиция хезмәткәрләре Татарстанга гашиш ташый торган халыкара каналны япканнар
Казанның 49 яшьлек бизнесмены тыелган матдәләр белән сәүдә итүне оештырган булган
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Наркополиция хезмәткәрләре Татарстанга Эстониядән гашиш ташучы халыкара каналны япканнар. Операция нәтиҗәсендә 10 мең гашиш дозасы алынган һәм наркотиклар белән күпләп сатучы тоткарланган.
Тыелган матдәләр белән сәүдә итүне 49 яшьлек казанлы оештырган булган. Элек ул уен клублары һәм автозаправкалар станцияләре челтәре белән идарә иткән. Аның коммерция эшчәнлеген наркобизнес белән үреп баруы ачыкланган. Ул Эстониядән Санкт-Петербурга кайтарылган наркотикны Казанга китереп пакетларга тутырган, арадашчыларга ваклап яки күпләп саткан. Ир-ат үзе дә күп еллар дәвамында наркотик кулланган.
Бизнесмен наркотикларның күп өлешен фатирында саклаган. Анда барлыгы 4 кг наркотик табылган. Шулай ук наркополиция хезмәткәрләре электрон үлчәүне һәм товарны төрү өчен әзерләнгән полимер пакетларны алган.
Тоткарланган зат тагын 1 кг тыелган матдәне М7 федераль трассасы юл кырыена яшергән. Аның сүзләренә караганда, 10 гашиш төргәген үзенә куллану өчен калдырган.
Наркотиклар белән сәүдә итүчене тоткарлау операциясе ул яшәгән йорт янында оештырылган. Гомумән, аннан 5 кг гашиш алынган.
Ир-ат кулга алынган, аңа карата җинаять эше кузгатылган. Ул 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин, дип хәбәр итә Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат төркеме.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз