news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полиция хезмәткәрләре Казанда җәяүленең беләген сындырган машина йөртүчене эзли

Юл-транспорт һәлакәте Урак һәм Чүкеч (Серп и Молот) урамындагы 22нче йорт каршында җәяүлеләр кичүендә килеп чыга.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан полицейскийлары җәяүленең беләген сындырган машина йөртүчене эзли. 43 яшьлек хатын-кыз хәзерге вакытта хастаханәдә, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе.

Юл-транспорт һәлакәте Урак һәм Чүкеч (Серп и Молот) урамындагы 22нче йорт каршында җәяүлеләр кичүендә килеп чыга.

Машина йөртүче авария булган урыннан качып китә, ә зыян күрүчене хастаханәгә озаталар.

Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге авариянең шаһитларын (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100