news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полиция хезмәткәрләре көне алдыннан Чаллыда яңа патруль-пост пункты ачылды

Полиция хезмәткәрләре көне алдыннан Чаллыда яңа патруль-пост пункты ачылды

(Чаллы, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Бу атнада полиция хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Чаллы шәһәрендә төрле чаралар оештырыла. Чөнки бу һөнәр ияләре халкыбыз тормышы, милке һәм иминлеге сагында торалар. Соңгы вакытларда урамнарда йөрү куркытмый башлады, җинаятьләр саны да кимеде. Шәһәр җитәкчелеге дә полиция хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыруга зур өлеш кертә.

Энтузиастлар бульварында патруль-пост хезмәте пункты ачылу менә шундый матур эшләрнең берсе. Биредә пункт 2008 елда ук ачылган иде инде. Тик еллар узгач ул искерде, ремонт ясарга кирәк булды. Шәһәр башкарма комитеты "Волгопромгаз" җаваплылыгы чикләнгән оешма генераль директоры Олег Николаев белән берлектә кыска гына вакыт эчендә пунктны яңартты. Хәзер җылы чиста бинада халыкны кабул итәргә дә, чәй эчеп алырга да була. Тәртип бозучыларны алып керер өчен махсус урын да бар.

Әлеге пункты тантаналы ачу тантанасында шәһәр хакиме Наил Мәһдиев "Волгопромгаз" предприятиесе хезмәткәрләренең эшеннән канәгать калуын белдерде. "Чаллыда халык өчен ял итү урыннары арта. Киләчәктә "Азатлык" мәйданында, Тукай, Табеев яр буйларына, сквер, бульварларга, кыскасы кешеләр күп йөри торган урыннарга шундый ук патруль-сак хезмәте пунктлары куярга җыенабыз. Бу – очсыз эш түгел, ләкин шәһәрдәшләребезнең тормышы иминлегеннән бер нәрсә дә кыйммәт була алмый. Мондый пунктлар эшнең сыйфатына гына тәэсир итеп калмый, ә халык белән элемтәләр урнаштыруга да булышлык итә", – дип шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Энтузиастлар бульварындагы пунктны төзекләндергән өчен "Волгопромгаз" предприятиесе җитәкчесенә рәхмәт белдерде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарә башлыгы Надир Закиров үзенең чыгышында полициягә һәрдаим ярдәм иткән өчен шәһәр хакиме Наил Мәһдиевкә рәхмәт әйтте. Ә "Волгопромгаз" ҖЧҖ генераль директоры Олег Николаевка ТР Эчке эшләр министры Артем Хохоринның рәхмәт хатын тапшырды.

Шәһәр халкы күп йөри торган бульварда патруль-сак хезмәте пункты ачылу һөнәри бәйрәмгә зур бүләк булды. Бу көнне яшьләрнең "Форпост" отрядына йөрүче 20 егеткә тантаналы шартларда таныклыклар да тапшырылды. Идарә башлыгы кулыннан таныклык алу егетләрдә горурлык хисе уятмый калмагандыр, мөгаен.

Чаллы полиция хезмәткәрләре иминлекне саклап кына калмыйлар, шәһәрдәшләребезгә югалган әйберләрен табарга да булышалар. Ул көнне өч шәһәрдәшебезгә табылган телефоннары кайтарылды.

Энтузиастлар бульварында патруль-сак хезмәте тәүлек буена эшли. Полиция хезмәткәрләре шәһәрдәшләрнең бер үтенечен дә җавапсыз калдырмаска ышандыралар. Чаллылылар да мондый пунктларның кирәклеген инкарь итми. "Энтузиастлар бульварында ел буена кеше күп йөри. Биредә балалар да уйный. Төркем-төркем яшьләр дә, исерекләр дә ярата бу урынны. Аларның уйларында ни икәнлеген белеп булмый бит. Шуңа күрә полиция хезмәткәрләренең тәүлек буена кизү торулары кирәк. Кызганыч, бездә кешеләр хокук саклау органнары хезмәткәрләренә ничектер куркыбрак, шикләнебрәк карый. Арабызда битарафлар да күп. Киресенчә полиция белән дус булып, җинаятьчелек кебек җәмгыятебезнең ямьсез күренешләренә каршы бергәләп көрәшергә кирәк", – ди 3нче бистәдә яшәүче пенсионер Гөлзар Яруллина.

Без, полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Үзләренә һәм якыннарына сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек телибез.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100