news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полиция хезмәткәрләре автобус тәрәзәләренә аткан кешене тоткарлаган

«Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Полицейскийлар Казанда автобус тәрәзәләренә аткан кешене тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Полициягә узган дүшәмбе көнне билгесез кешеләр автобус тәрәзәләренә зыян китергән, дип, мөрәҗәгать килде. Алдан ачыкланганча, җинаятьчеләр пневматик коралдан җәмәгать транспорты тәрәзәсенә аткан.

Бу хәл вакытында салонда җиде пассажир булган. Беркем дә зыян күрмәгән.

Җинаять кылуда шикләнеп, 21 яшьлек ир тоткарлана. «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100