news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полиция хезмәткәренең башына балта белән суккан кешене Казанда хөкем итәләр

Җинаять эше буенча дәүләт гаепләвенә Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков теләктәшлек күрсәтә.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Полиция хезмәткәренең башына балта белән суккан 32 яшьлек ир-атны Казанда хөкем итәләр. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

32 яшьлек ир РФ Җинаять Кодексының ике маддәсе  – “Йортка законсыз рәвештә кереп талау” һәм “Хокук саклау органы хезмәткәренә һөҗүм итү” буенча гаепләнә.

Тикшерү ачыклаганча, беренче җинаятьне ул биш ел элек, 2012 елның августында кылган. Ул вакытта гаепләнүче Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылында шәхси йортның тәрәзәсен ватып өйгә кергән, аннан кесә телефоны алып чыгып качкан.

Биш елдан соң, җинаятьче шул ук авылда полиция хезмәткәренә каршылык күрсәткән, аның башына балта белән суккан. Полиция хезмәткәре исән калган, ләкин аның сәламәтлегенә зур зыян килгән.

Кичә, Татарстан Республикасының Югары Судында 32 яшьлек шикләнүчегә карата җинаять эшен карау башланды.

Әлеге эш буенча дәүләт гаепләвенә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков теләктәшлек күрсәтә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100