news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция Чаллыда 15 яшьлек кызның ташландык төзелештән егылу сәбәпләрен ачыклый

Бу хәл кичә кич “Алан” базары янында 61 нче комплексның төзелеп бетмәгән йортында булган.

(Чаллы, 1 август, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллы шәһәре полициясе гадәттән тыш хәл нечкәлекләрен ачыклый. 15 яшьлек кыз төзелеп бетмәгән бинаның 2 нче катыннан егылган һәм комада. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин хәбәр итә.

Алдан “Татар-информ” бу хәл кичә кич “Алан” базары янында 61 нче комплексның төзелеп бетмәгән йортында булган дип хәбәр иткән иде.15 яшьлек кыз төрле җәрәхәтләр алган. Аны комада килеш реанимациягә илткәннәр.

 "Объектта 13 яшьтән алып 15 яшькәчә биш үсмер булган", - ди Артур Муллин. Аларның сүзләренчә, кыз тәрәзә кырыенда басып торган һәм төшеп киткән. Табиблар кызның хәлен авыр дип бәяли. Аңа ачык баш сөяге-ми җәрәхәте диагнозы куйганнар. Хәзер укучы кыз икенче дәрәҗә комада.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча җыелган материаллар Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Чаллы тикшерү бүлекчәсенә җибәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot