Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Полиция бер ай элек югалган Казан кешесен эзләүдә ярдәм сорый
33 яшьлек ир-ат 31 гыйнварда өеннән чыгып киткән һәм югалган.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Полиция Казан кешесен эзләүдә ярдәм сорый. Аның югалганына бер айга якын вакыт узган.
Казанда яшәүче хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның 33 яшьлек ире Артур Вәлиев 31 гыйнварда иртән өеннән чыгып киткән һәм югалган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ир-ат соры олимпийка, караңгы зәңгәр джинсы, көрән кышкы ботинка кигән, үзе белән паспорты булган.
Хәзерге вакытта ир-ат федераль эзләүгә игълан ителгән.
Полицейскийлар республикада яшәүчеләргә һәм кунакларга югалган ир-атны эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Артур Вәлиев турында мәгълүматы булучылар 8-843-221-45-03 («Авиатөзелеш» полиция бүлегенең кизү часте) һәм 8-906-111-04-91 (җинаятьчеләрне эзләү бүлеге) телефоннары буенча полициягә мөрәҗәгать итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз