news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция Бөгелмә, Түбән Кама һәм Әлмәттә коттеджлар талаучыларны кулга алган

Начар ниятле затлар соңгы тапкыр Бөгелмә районында яшәүченең сейфыннан млн сумнан артык акча һәм 3 мең доллар урлаган.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстанда Бөгелмә, Түбән Кама һәм Әлмәттә коттеджлар талаучыларны кулга алганнар. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Август башында полициягә Бөгелмә районында яшәүчө мөрәҗәгать иткән. Ул билгесез затлар аның йортына кереп, сейфны ачулары һәм 88 мең сум чамасы акча, 2900 доллар һәм 300 мең сумлык алтын әйбеләр урлап чыгуын хәбәр иткән.

Бу факт буенча “Аеруча зур күләмдә урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.

Полициянең оператив гамәлләре ярдәмендә элек урлау һәм талау өчен хөкем ителгән 32 яшьлек Лениногорскилының эзенә төшкәннәр.

3 августта хокук саклаучылар шикләнелгән затның йортына барганнар, ул тәрәзә аша качмакчы булган, әмма тоткарланган. Полиция хезмәтәрләре ир-атның йортында 400 мең сум салынган пакет, шулай ук урланган әйберләрнең бер өлешен тапканнар.

Тикшерү вакытында полиция хезмәткәрләре йортларны талап йөрүченең җинаятьтәшләрен ачыклаган. Алар - Лениногорскида яшәүче 31 һәм 33 яшьлек ир-атлар.

Тоткарланган ир-атларның 2017 ел ахырында Түбән Кама һәм Әлмәт коттеджларында урлауда катнашулары ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot