news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция 8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелгән кешене тоткарлаган

Хәзер тоткарланучыны сорау алу өчен тикшерү комитетына алып баралар.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Казанда полиция 8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелгән кешене тоткарлады, дип расладылар "Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, “Балигъ булмаган затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзер тоткарланучыны сорау алу өчен тикшерү комитетына алып баралар.

Алдан “Татар-информ” агентлыгы җинаятьнең 11 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә Побежимов урамында кылынуы хакында хәбәр иткән иде. Побежимов урамындагы бер йорт чормасында билгесез ир-ат 8 яшьлек кызны көчли һәм качып китә.

Кыз бала сүзләреннән фоторобот төзелгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot