news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полицейскийлар югалган Казан укучысын эзли

14 яшьлек кыз 20 апрель көнне өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Полицейскийлар Казанда югалган 14 яшьлек укучы кызны эзли. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Шимбә көнне, 20 апрельдә, 14 яшьлек кызның әти-әнисе полициягә гариза язды. Хәзерге вакытта эзләү эше ачылган. Кыз баланы эзләү буенча барлык кирәкле чаралар үткәрелә», – дип ачыкладылар идарәнең матбугат хезмәтендә.

Кыз 20 апрель көнне өйдән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. Аның буе 170 см чамасы, ябыграк гәүдәле, чәчләре озын. Кара джинсы чалбар, джинс жакет, алсу майка һәм кызыл төстәге кроссовкалар кигән. Үзе белән ачык-алсу төсле рюкзак алган.

«Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булганча, укучы кыз әти-әнисенә социаль челтәрләрдә үзенең Мәскәүдә булуын язган. Чыннан да шулаймы икәнлеген полиция хезмәткәрләре ачыкларга тиеш. Кыз бала Татарстанның бер шәһәрендә булырга мөмкин, дигән фараз бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100