news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полицейскийлар Яшел Үзән инкассаторы урлап, иптәше белән яшерен урыннарга куйган 15 млн. сумнан артык акчаны тапкан, 50 млн. сум банкка кайтарылган

Акча Марий Эл Республикасы урманында күмелгән булган

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Тикшерү чаралары барышында, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Игорь Богаченко һәм аның җинаятьтәше урлаган 15 млн. сумнан артык акчаны тапкан. Акча Марий Эл Республикасы урманында күмелгән булган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам иттерелә. Барлыгы 50 млн. сумнан артык акча табылган һәм банкка кайтарылган.

Искәртеп үтәбез: 30 гыйнварда Яшел Үзән суды инкассатор машинасына талау нияте белән һөҗүм оештыручыга һәм аның җинаятьтәшенә карата 1 ай да 23 көнгә сак астына алу турында карар чыгарды.

Оператив-эзләү чаралары барышында шиклеләрнең Марий Эл Республикасы Килемар районының Петропавлово авылындагы аерым бер йортта качып ятуы ачыклана. 28 гыйнвар көнне полицейскийлар Игорь Богаченко һәм аның җинаятьтәше Илья Кострубинны Марий Эл Республикасында тоткарлый. Алар тоткарлау вакытында каршылык күрсәтми, чөнки үзләрен табасыларын көтмәгән була. Полицейскийлар аларны тоткарлап, шикләнелүчеләрдән корал һәм урланган акчаның яртысын йолып ала. Акчаның бер өлешен алар туганнары, дусларына тараткан һәм яшерен урыннарга куйган булып чыга. Хәзерге вакытта аларның урынын ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Фаразлар буенча, шиклеләр билгеле бер вакытны Марий Эл Республикасында качып үткәреп, аннан соң ялган документлар эшләтеп, Санк-Петербургка китмәкче булган.

Моннан тыш, 28 гыйнварда Казанда җинаять кылуда катнашкан тагын бер зат тоткарлана. Тикшерү эшләре барганга күрә, аның турында мәгълүмат җиткерелми, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.

Моңа кадәр үз вакытында “Татар-информ” хәбәр биргәнчә, 23 гыйнвар көнне сәгать 11.07дә Яшел Үзәннең Ленин урамында инкассатор егет хезмәттәшенең аягына табельле утлы коралдан атып, инкассаторның “Т669ОС/116rus” дәүләт номерына ия “Фольксваген Амарок” машинасына утырып кача. Полицейскийлар, оператив эзләү чаралары барышында, Яшел Үзәннең Столичная урамындагы 41нче йорт янында ташлап калдырылган «Фольксваген Амарок» маркалы инкассатор машинасын табып ала. Анда урланган акчаның бер өлеше – 4 млн. сум да була.

Әлеге факт уңаеннан РФ Җинаять кодексының 162нче маддәсенең 4нче өлешендә (һөҗүм итеп талау) каралган җинаять сыйфатлары буенча эш кузгатылды. Җинаятьне ачуны Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин шәхси контроленә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot