news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полицейскийлар Татарстандагы 163 чыршы мәйданчыгында җәмәгать тәртибен саклауны дәвам итә

Тәртип сакчылары Яңа ел төнендә республикада җәмәгать тәртибен бозуның җитди очраклары булмавын белдерә.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Яңа ел төнендә Татарстанда җәмәгать тәртибен бозуның җитди очраклары теркәлмәде, 400 полицейский тәүлек әйләнәсендә 163 чыршы шәһәрчеге территориясендә җәмәгать тәртибен саклады һәм бу эшне дәвам итә, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстанда 163 чыршы мәйданчыгы оештырылган иде. Полицейскийлар анда тәүлек әйләнәсендә җәмәгать тәртибен тәэмин итә. Аларга ирекле халык дружиналары, Росгвардия хезмәткәрләре, шулай ук “Форпост” республика яшьләр үзәге әгъзалары ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100