Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Полицейскийлар метанол белән агуланган студентларга алкогольне кем сатуын ачыклый
Бу хәл кичә Казан янындагы Салмачы бистәсендә булган.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бу хәл кичә Казан янындагы Салмачы бистәсендә булган. Шәхси йортларның берсендә яшьләр компаниясе хәмер эчкән. Хәзерге вакытта «Сафиуллин» полиция бүлеге хезмәткәрләре агуланган студентларга ялган хәмерне кем сатуын ачыклый. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Элегрәк «Татар-информ» Казанда метанол белән агуланып 11 яшь кешене хастаханәгә салганнар, дип хәбәр иткән иде. Бераз соңрак хастаханәгә агуланган уникенче студент мөрәҗәгать итә.
Агентлыка ачыклаганча, госпитализацияләнүчеләрнең өчесе — авыр хәлдә, калганнары уртача авыр хәлдә. Зыян күрүчеләрнең унысы Башкорстанда туып-үскән, икесе — Казанда яшәүчеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз