news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полицейскийлар “Кредитный центр – Челны” кредит-кулланучы кооперативы эшчәнлегеннән зыян күрүчеләрне эзли

Бу хакта полициягә шалтыратып әйтү сорала

 (Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Россия Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең тикшерү идарәсенең тикшерү частенда «Кредитный Центр – Челны» кредит-кулланучы кооперативын оештыручыларга карата кузгатылган җинаять эше буенча тикшерү үткәрелә.

Оператив-эзләү чаралары барышында полицейскийлар 2012-2014 елларда бу үзәкнең халыкка кредит бирү белән шөгыльләнүен ачыклаган. Ул займнар, шулай ук 120 процентка кадәр еллык керемле кертемнәр тәкъдим иткән. Узган елның маена кадәр кредит үзәге кертемнәр буенча үзенең бурычларын үтәгән, әмма, соңрак, эшчәнлеген туктаткан. Шул рәвешле, аңа капиталын ышанып тапшыручылар җыйган акчаларын югалткан.

Бүгенгә кредит үзәгенә килешү нигезендә барлыгы 8 млн. сум тирәсе акча тапшырган зыян күрүчеләр саны – 32. Хәзерге вакытта әлеге очрак буенча РФ ҖКның 159нчы маддәсендә каралган җинаять сыйфатлары (мошенниклык) буенча җинаять эше кузгатылган. «Кредитный Центр – Челны» кредит-кулланучы кооперативыннан зыян күрүчеләрдән бу хакта җирле полиция бүлекләре яки 02, 052 телефоннары буенча шалтыратып хәбәр бирүләре сорала, дип җиткерә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot