news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полицейскийлар Казанда кибетләрнең Covid-19 шартларында кагыйдәләрне үтәвен тикшерде

Полиция хезмәткәрләре кибетләрдә сатып алучыларның барысы да медицина битлекләре кигәнме икәнлегенә аеруча игътибар итте.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Полицейскийлар Казанда кибетләрнең коронавирус таралу куркынычы шартларында кагыйдәләрне үтәвен тикшерде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Савиново» полиция бүлеге хезмәткәрләре Яңа Савин районында кечкенә сәүдә нокталары һәм кибетләр буйлап узды. Алар кибетләрдә сатып алучыларның һәм сатучыларның барысы да медицина битлекләре кигәнме икәнлегенә аеруча игътибар итте.

Бу юлы тәртип сакчылары үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларны штрафка тартмады, ә алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрде.

Татарстанда полицейскийлар коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча гамәлдәге кагыйдәләр үтәлешенә барлыгы бер миллион алты йөз меңнән артык кеше һәм миллион ярым автомашинаны тикшергән инде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100