news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полицейскийлар Казан мәктәбе укучысының һәлак булуы турындагы мәгълүматны кире какты

Бу мәгълүматның чынбарлыкка туры килмәве ачыкланды.

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Полицейскийлар Казан мәктәбе укучысының кыйнаганнан соң һәлак булуын кире какты.

Кичә социаль челтәрләрдә видео таратылды. Анда әйтелгәнчә, Казанның 171 нче мәктәбе янында сугышканнар. Янәсе бер төркемнең корбаны өлкән сыйныф укучысы булган. Соңрак хастаханәдә вафат булды дигән хәбәр таралды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә бу мәгълүматның чынбарлыкка туры килмәвен хәбәр иттеләр. Сугышу, чыннан да, 5 апрельдә булган. Әмма мәктәп укучыларының анда катнашы юк һәм беркем дә һәлак булмаган, диделәр матбугат хезмәтендә.

"Сугышу факты буенча "сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыянның аңлы рәвештә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Зыян күрүчегә 17 яшь. Аның баш мие селкенгән. Бүгенге көндә хастаханәдән чыккан инде", – дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Полицейскийлар кыйнауда катнашучыларның барысын да ачыклаган. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Килеп чыккан барлык хәлләр ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100