Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Полицейскийлар физкультура укытучысының кабыргасын сындырган Казан кешесен тоткарлаган
Әлеге факт буенча сәламәтлеккә авыр зыян китерү турында җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Дмитрий Максимов). Полицейскийлар КФУның физкультура укытучысына һөҗүм итүдә шикләнелүче Казан кешесен тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Мария Кыяметдинова хәбәр итте.
«Әлеге факт нигезендә «Сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бу җинаятьне кылуда шикләнелүче 27 яшьлек Казан кешесе тоткарланды. Хәзерге вакытта килеп туган хәлнең нечкәлекләрен ачыклыйлар», - диде Мария Кыяметдинова.
Социаль челтәрләрдән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге хәл 16 августта Казанның Уң як Болак урамында булган. Казан федераль университетының физкультура кафедрасы укытучысы Александр Белов тимер юл вокзалыннан өенә кайтып барганда тар гына тротуарда үзенә каршы килүче кызга сак кына кагылып узган. Кызның егетенә бу ошамаган һәм ул ир-атның аркасына берничә тапкыр суккан. Нәтиҗәдә, Беловның кабыргалары сынган.
Хәзерге вакытта Александр Белов шәһәр хастаханәсенең пульмонология бүлегендә дәвалана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз