news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полицейскийлар агуланган студентларга хәмер саткан тагын бер кешене тоткарлаган

Казанда яшәүче 41 яшьлек ир-ат илнең төрле төбәкләреннән хәмер продукциясен сатып алып, биш литрлы савытларга бүлеп саткан.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе оператив хезмәткәрләре метанол белән агуланган студентларга контрафакт хәмер сатуда шикләнелүче тагын бер кешене тоткарлаган.

«Татар-информ»га мәгълүм булганча, ул Казанда яшәүче 41 яшьлек ир-ат. Ул илнең төрле төбәкләреннән хәмер продукциясен сатып алган, аннары биш литрлы савытларга бүлеп саткан.

Элегрәк «Татар-информ» агуланган студентларга контрафакт хәмер саткан дүрт казанлы тоткарлануы турында хәбәр иткән иде. Яшьләр спиртлы шешә һәм тәрәзә юу сыеклыгы шешәсен бутаган - алар икесе дә автомобиль багажнигында яткан. Нәтиҗәдә, студентлар тәрәзә югыч эчеп агуланган. Хәзер агуланган яшьләр саны унбишкә җиткән.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин метанол белән агулану турындагы җинаять эшен тикшерүне контрольгә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot