news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полицейский һәм студентлар вакцинация ясатуда өстенлекле төркем исемлегенә кертелде

Моннан тыш, урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларында укучы, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затларны коронавируска каршы өстенлекле вакцина ясатуга тәкъдим итәләр.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Табиблар һәм укытучылардан тыш, өстенлекле тәртиптә полицийскиларга, хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм студентларга коронавирустан прививка ясатачаклар. Шул турыда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының COVID-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча рекомендацияләрнең яңартылган сигезенче версиясендә әйтелә. Бу хакта Интрефакс хәбәр итә.

«COVID-19 инфекциясенә каршы медицина оешмалары (барлык хезмәткәрләр), мәгариф оешмалары, полиция, җәмәгать транспорты, сәүдә, халыкны социаль яклау органнары, җәмәгать туклануы предприятиеләре һәм башка оешма хезмәткәрләре (кунакханәләр, чәчтарашханә, химчистка, банк, сак предприятиеләре һ.б.) өстенлекле рәвештә вакцинация үтәргә тиеш», - диелә документта.

Моннан тыш, «урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларында укучы, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затларны» коронавируска каршы өстенлекле вакцина ясатуга  тәкъдим итәләр, диелгән рекомендацияләрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot