Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Полицейскилар 82 яшьлек әбине коткарган
Янгын чыкканны ул абайламаган да булган...
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Яшел Үзән ведомстводан тыш сак хезмәте хезмәткәрләре Васильевода янган йорттан бер хатынны коткарган.
Төнге икедә ведомстводан тыш сак хезмәте пультына Юбилейная урамындагы йортта “тревога” сигналы эшли башлау турында хәбәр килә. Өч минут эчендә барып җиткән полиция хезмәткәрләре тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырта. Алар ут ялмап алган йортның бикле ишегалдына көч-хәл белән үтеп кереп, тәрәзәне шакый башлыйлар. Берни аңламаган 82 яшьлек әбине тәрәзәдән тартып чыгаралар. Зыян күргән карчыкны дәваханәгә алып китәләр. Чаралар тиз күрелсә дә, йортны һәм мунчаны саклап алып калу мөмкин булмый. Бәхеткә, өйдә башка кеше булмаган, дип хәбәр итә Яшел Үзән җирле басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз