news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полицейкий пистолетыннан атылырга теләгән Чаллы кешесен суд җәзага тарткан

Полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән һәм үзенә кул салырга теләгән ир-ат шартлы рәвештә ярты елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

(Чаллы, 29 август, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Полиция хезмәткәреннән табель коралын сорап, пистолеттан атылырга теләгән, коралны бирмәгәч йодрыклары белән ташланган Чаллы кешесен суд җәзага тарткан. Бу хакта шәһәр суды хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл 19 июньдә Чаллының “Автозавод” полиция бүлегендә килеп чыккан. Бүлек старшинасы турникет янында басып торганда, аңа табель коралын сорап, пистолеттан атылырга теләвен белдергән исерек кеше килеп эндәшкән.

Полицейский ир-аттан бинадан чыгып китүен сораган һәм аны озатырга чыккан. Шул чакта ир-ат йодрыклары белән полицейскийга ташланган, йөзенә һәм иңнәренә суккан.

Полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән һәм үзенә кул салырга теләгән ир-ат шартлы рәвештә ярты елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot