news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Политолог: Яңартылган Конституция республиканың тарихын һәм үзенчәлеген яклый

Марат Бәширов фикеренчә, республикада тавыш бирү күрсәткеченең югары булуы татарстанлыларның милли төбәкләрнең статусын Төп законда беркетү зарурлыгын аңлавын күрсәтә.

Политолог: Яңартылган Конституция республиканың тарихын һәм үзенчәлеген яклый
Владимир Васильев

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия политологы Марат Бәширов РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү нәтиҗәсендә милли республикаларның статусы теркәләчәк, ә аларның мәдәнияте һәм тарихы якланачак дип белдерде. Бу хакта ул Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә видеоэлемтә аша сөйләде.

«Конституциядә милли республикаларның статусы теркәлә. Берничә ел элек без регионнарны унификацияләргә кирәк дигән сорауларны ишеттек, әмма Конституция аларның статусын терки һәм аларның тарихын, мәдәниятен һәм үзенчәлеген якларга мөмкинлек бирә — бу бик мөһим», — дип билгеләп үтте Бәширов.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда халыкның сайлауларга бару күрсәткеченең югары булуы республика халкы тарафыннан бу төзәтмәләрнең мөһимлеген аңлавы турында сөйли.

Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү уза. Кичке 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли. Ихтыяр белдерү хокукына республиканың 2,9 миллион кешесе ия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100