Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Политолог Россия махсус операция зонасында һөҗүм гамәлләрен туктатмауның сәбәбен аңлатты
Мәскәү белән Киев арасында турыдан-туры сөйләшүләр башлануга карамастан, махсус хәрби операция зонасында Россия хәрбиләренең һөҗүм гамәлләре туктатылмый. Моңа политолог, Мәскәү дәүләт мәдәният институтының медиакоммуникацияләр факультеты деканы Юрий Кот игътибар итте. Аның сүзләрен «Радио 1» тапшыра.
Ул билгеләп үткәнчә, сөйләшүләр процессы әле башланды гына, һәм якларның һәркайсы конфликттан чыгуның үз күзаллавын алга сөрәчәк. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Россия ягы Украина белән чагыштырганда да, эксперт фикеренчә аның артында торган дәүләтләр – Германия, Франция һәм АКШ белән чагыштырганда да күпкә көчлерәк позициягә ия. Кот ассызыклаганча, Кушма Штатлар Украинадагы кризисны үз мәнфәгатьләрендә куллануны дәвам итә.
Политолог хәбәр иткәнчә, дипломатик элемтәләргә карамастан, хәрби хәрәкәтләр туктатылмый: Россия армиясе алга баруын дәвам итә – аерым алганда, Донецк Халык Республикасы территориясендә. Аның сүзләренчә, биредә тагын бер торак пункт контрольгә алынган.
Юрий Кот һөҗүм гамәлләре дәвам итүне Россия армиясенең кирәкле ресурслары – техник, кадрлар һәм стратегик ресурслары җитәрлек булу белән аңлатты. Хәзерге вакытта Россия көчләре Донецк Халык Республикасында дошманның оборона системасын, шул исәптән логистик һәм ресурс төеннәрен юк итә, дип өстәде.
Эксперт фаразлавынча, алга таба мондый гамәлләр башка юнәлешләрдә дә җәелдереләчәк, шул исәптән Запорожье, Херсон һәм Луганск өлкәләрендә.
Кот фикеренчә, хәрби активлык сөйләшүләр барышына карамастан дәвам итәргә тиеш. Россия хәрби хәрәкәтләрне сөйләшүләр бару сәбәпле генә туктатырга җыенмый, чөнки ул хәрби өстенлеккә ия, дип ассызыклады ул. Политолог сүзләренчә, Көнбатыш утны туктату белән кызыксына, чөнки ул ачык каршы тору шартларында Украина көч ягыннан күпкә калышуын аңлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз