Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Политолог: Рөстәм Миңнеханов Россиядә иң нәтиҗәле сәясәтчеләрнең берсе
Татарстан Президенты Мәскәүдә республика мәнфәгатьләрен кайгыртуга йогынты ясау өчен кирәкле зирәклеккә ия.
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Артур Казанцев). Рөстәм Миңнеханов Россиядә нәтиҗәле сәясәтчеләрнең берсе һәм Мәскәүдә республика мәнфәгатьләрен кайгыртуга йогынты ясау өчен кирәк булган нык холыкка ия. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә политолог Аббас Галләмов сөйләде.
«Рөстәм Миңнеханов, һичшиксез, Россиядә иң нәтиҗәле сәясәтчеләрнең берсе. Ул төбәк мәнфәгатьләрен Мәскәүдә уңышлы яклау өчен җитәрлек дәрәҗәдә зирәк, ә кирәкмәгән урында Мәскәү алдында баш имәс өчен нык холыклы да. Ул алдынгы карашлы, бу Россия элитасының күпчелек өлеше алгарышка каршы булган вазгыятьтә бик мөһим», — диде ул.
Рөстәм Миңнеханов нәкъ 10 ел элек — 2010 елның 25 мартында Татарстан Президенты вазифасына кереште. Аңа кадәр ул республика Премьер-министры булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз