news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Политолог: Путин белән Трампның очрашуы Украина көн тәртибеннән тыш узарга мөмкин

Россия Президенты Владимир Путин һәм Америка лидеры Дональд Трамп Истанбулда Украина конфликты турында гына түгел, ә глобаль проблемалар турында фикерләшү өчен дә очрашырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Плеханов исемендәге РЭУның сәяси анализ һәм социаль-психологик процесслар кафедрасы доценты, хәрби политолог Александр Перенджиев сөйләде.

«Трамп һәм Путинның Истанбулда Украина буенча очрашуы икеле. Алар күпкә глобальрәк, мәсәлән, халыкара атом-төш иминлеге, икътисади мәнфәгатьләр буенча очрашырга мөмкин, әмма монда Украина төп тема булырга тиеш түгел», – дип саный әңгәмәдәш.

Ул аңлатканча, Россиянең Украина конфликтын тәмамлау өчен үз шартларын күптән әйтүен, алардан чигенмәячәген исәпкә алып, Путин һәм Трамп күпчелек сораулар буенча телефоннан да тыныч кына фикер алыша ала.

«Путин һәм Трампның шәхси очрашуы өчен күпкә җитдирәк нигезләр кирәк. Әгәр алар очраша икән инде, бу очрашуда алар ниндидер төгәллеккә ирешергә тиеш: сөйләшү генә түгел, ә нәрсәдер имзалау, нәрсәдер белдерү булырга тиеш. Әгәр алар экология, халыкара террорчылыкка каршы көрәш, халыкара иминлек өлкәсендә Россия-Америка хезмәттәшлеге турындагы документларны имзаласа, ул вакытта алар бу юнәлештә эшләүне дәвам итә алыр иде», – дип әйтте политолог.

news_right_1
news_right_2
news_bot