Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Политолог Марат Бәширов: Өч көн дәвамында тавыш бирүне киләчәктә дә кулланырга кирәк
Белгеч фикернчә, сайлау кампаниясенең тыныч узуы, аның гадел булында шик тудырмый.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Бизнес һәм дәүләт арасында багланышлар буенча белгечләрнең илкүләм лигасы» (GR-лига) коммерцияле булмаган партнерлык президенты Марат Бәширов өч көн дәвамында тавыш бирүгә уңай бәя бирде.
«Өч көн дәвамында тавыш бирү формасын дәвам итәргә кирәк. Ул сайлаучы өчен бик уңайлы. Ул кешенең үз графигыннан тайпылмаска ярдәм итә. Ял көнне шәһәр читенә киткән очракта, сайлауга кайтып өлгерергә кирәк иде. Хәзер тыныч кына җомга көнне яки шимбә иртән тавыш бирү мөмкинлеге булды. Аннан соң тынычлап эшләрне дәвам итеп була. Ул бигрәк ике көн ял һәм ике көн эш графигы белән эшләүчеләр өчен уңайлы», — дип сөйләде ул.
Ул сайлау кампания тыныч узуын ассызыклады. «Тыныч узу сайлауларның гадел булуына шик тудырмый», — ди политолог.
Бәширов Татарстанда сайлауда катнашучылар саны күп булуын да искәртте. «Ул бик сөендерә. Күп кенә урта зурлыктагы төбәкләрдә сайлауга килүчеләр саны илле проценттан артмый», — дип сөйләде ул бердәм матбугат үзәгендә узган онлайн конференциядә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз