Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Политолог Андрей Безруков махсус хәрби операциянең киләчәген фаразлады
Политолог, Россия разведчигы, 2010 елдан отставкадагы Тышкы разведка хезмәте полковнигы Андрей Безруков «ВСЕ СВОИ» телемарафонында махсус хәрби операциянең киләчәк вазгыяте турында сөйләде.
«Безнең бурыч – хәрби-сәяси куркынычсызлык булдыру. 2021 елның 15 декабрендә НАТОга үзенең коралларын 1997 елда булган территориягә күчерергә әйтелде. Әгәр безнең таләп үтәлмәсә, махсус хәрби операция дәвам итәчәк. Аларны безнең чиктән алып атарга кирәк. Әгәр бу таләп эшләнмәсә, без эшебезе дәвам итәчәкбез дип уйлыйм. Ул хәрби юл белән булмаска да мөмкин», – диде ул.
Аның фикеренчә, бу – Россиянең Украина һәм украин халкы белән көрәше түгел, бу – НАТОның Украина территориясендәге сугышы.
«Җиңелсәләр, килешү процессы башланачак. НАТОның коралларын безнең як билгеләгән чикләргә күчерергә кирәк булачак», – диде Андрей Безруков.
Аның сүзләренчә, НАТО үзенең стратегиясен алдан сайлаган: Россияне кысып чыгарырга, кризиска калдырырга һ.б. «Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлангач, без алар өчен дошман булып калдык. СССР таркалгач, НАТО чикләре киңәйде: НАТО элекке Варшава килешүенә кергән илләрне яулап алды. Украинада да НАТО хәрби инфраструктурасы урнашты. Безнең башка сайлау калмаган иде. Без бу хәлне туктатмаган булсак, алар инде коралларын илебезнең үзәгенә үк терәп куйган булыр иде», – дип ачыклык кертте ул.
Телемарафон барышында контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.
Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз