news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Политкухня» тапшыруында Лилия Галимова Татарстан Рәисе белән эшләү турында сөйли

Татарстан Республикасы Рәисе матбугат сәркатибе Лилия Галимова «Политкухня» подкастының яңа сериясе герое булды. Ул 90нчы елларда туган ягы Нурлат турындагы истәлекләре белән уртаклашты һәм Дәүләт Советында практиканың кыенлыклары турында сөйләде.

Чыгарылышта шулай ук Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов белән эшләү һәм аның үзенчәлекләре - республика җитәкчесе шалтыратканда телефонны алмасаң нәрсә булачак, иң үрнәк рейтинг, иң якыннары даирәсенә кем керә һәм Татарстан Рәисенең социаль челтәрдәге сәхифәләре өчен «хәерле иртә» фотографияләрен кем ясавы турында да кызыксынып фикер алыштылар

Подкастны алып баручы Алинә Гыймалтдинова ябык киңәшмәләргә кем чакырылуы, республика Рәисе өчен мәгълүматның ничек килүе һәм интерпретацияләнүе, аның белән бәхәсләшергә мөмкинме һәм Алинәгә сәясәткә барырга дигән сорауларны читләтеп үтмәде. Бу сорауга Лилия шеф белән теләктәшлеген белдерде: «Кешенең бер нормаль һөнәре булырга тиеш. Кеше гади хезмәткәр буларак нәрсәдер эшләгән икән, ул инде экспериментлар ясый башларга мөмкин».

«Татар-информ»ның «Политкухня» проекты – Татарстанда хакимият һәм аш-су турындагы беренче подкасты. Без Татарстанның күренекле эшлеклеләренең балачактан яраткан ризыклары рецептлары турында сөйлибез, шулай ук республика сәясәтчеләренең эчке кухнясы серләрен дә ачабыз.

«Политкухня» подкастын «Татар-информ» сайтында, безнең социаль челтәрләрдә һәм ТНВ телеканалында карарга мөмкин. Яңа подкаст һәр пәнҗешәмбе чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100