news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камалтынов «Бердәм Россия» праймеризында иң күп тавыш җыйган кандидатларны атады

Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясен тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлеге 19 июньдә Мәскәүдә съездда расланачак.

Камалтынов «Бердәм Россия» праймеризында иң күп тавыш җыйган кандидатларны атады
Михаил Захаров

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүенә йомгак ясалды. Утырышта төбәк оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов иң күп тавыш җыйган кандидатларны атады.

Федераль сайлау округы буенча иң күп тавышны Дәүләт Думасының гамәлдәге депутатлары Айрат Фәррахов, Ирек Богуславский, Ольга Павлова, Марат Бариев, Мурад Гаделшин; ТР Дәүләт Советы депутатлары Татьяна Ларионова, Геннадий Глушков; район башлыклары Айдар Метшин, Рөстәм Кәлимуллин, Анатолий Иванов, Вячеслав Козлов җыйды.

Моннан тыш, Татарстанның Башкортстандагы Даими вәкиле Йосыф Якубов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, «Бердәм Россия» кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Гыйрфанов, Территорияләрне инвестицион үстерү фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев күп тавыш җыйды.

Бер мандатлы округларда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Илья Вольфсон, Марат Нуриев, Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Олег Морозов, Әлфия Когогина, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров җиңү яулады.

Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» не тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлеге 19 июньдә Мәскәүдә съездда расланачак.

«Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүе 24-30 майда узды. Праймеризда катнашу өчен барлыгы 96 кандидат теркәлгән иде. Алар — волонтерлар, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр. Сайлаучылар бер кандидат өчен дә, берничә кандидат өчен дә тавыш бирә алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100