Мөхәммәтшин: Җир хартиясе нигезләмәләрен Татарстан беренчеләрдән булып гамәлгә ашыра

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан җитәкчелеге Җир хартиясенең социаль-икътисади бурычларны хәл итү өчен зур потенциалын күрә.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда «Татарстан — Яңа Гасыр» иҗтимагый хәрәкәте оештыруында «Җир хартиясен гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый әһәмиятле инициативалар» фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан — Яңа Гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Хартия нигезләмәләрен Татарстан беренчеләрдән булып гамәлгә ашыра башлавын әйтте. Бу турыда Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Нәкъ менә безнең республиканың 2001 елда рәсми рәвештә, Татарстан парламенты карары белән, Хартияне тормышка ашыра башлаган беренче төбәк булуы белән горурланабыз. Әлеге карар белән без гражданнарның тормыш сыйфатының югары стандартларына ирешүгә, сәламәт икътисади һәм экологик мохитне тәэмин итүгә стратегик курс бирелгәнлеген расладык», - ди ул һәм «Татарстан — Яңа Гасыр» хәрәкәте активына, профильле министрлыкларга, ведомстволарга, Фәннәр академиясенә һәм республика педагогларына рәхмәт белдерә.

Ул Җир хартиясен кабул итү экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклау өлкәсендә кануннар иҗат итү процессына уңай этәргеч бирде, дип саный. «Соңгы 10 елда гына да Татарстанда 30дан артык закон һәм закон актларын үз эченә алган нәтиҗәле норматив хокукый база формалашты. Парламент алга таба да Хартия идеяләреннән тайпылмас дип ышанам», — диде ул.

Гражданнарның уңай әйләнә-тирә мохиткә, аның торышы турында дөрес мәгълүмат алуга һәм экологик хокук бозу аркасында сәламәтлегенә яки мөлкәтенә китерелгән зыянны каплауга хокукы хәзер Россия Конституциясендә дә язылган. Әлеге төзәтмәләр агымдагы елның июлендә бөтен халык тавыш бирүе белән хупланды. Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан җитәкчелеге Җир хартиясенең социаль-икътисади бурычларны хәл итү өчен зур потенциалын күрә.

«Татарстан Хартия принципларын гамәли куллану өчен уникаль регион буларак карала, һәм безнең бурыч — урман утырту һәм яр буе территорияләрен җыештыру буенча бер көнлек акцияләр генә уздыру түгел, ә җитди аналитик эш алып бару, — диде Фәрит Мөхәммәтшин, — без җитештерүнең куәте һәм күләме арта барган бүгенге шартларда игътибарны әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына юнәтергә кирәклеген яхшы аңлыйбыз».

Фәрит Мөхәммәтшин пленар утырышка нәтиҗә ясап, конференциядә катнашучылар исеменнән Россиянең башка төбәкләренә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. «Хартиянең потенциалы, документның мөмкинлекләре ахырга кадәр ачылмаган. Без Хартияне Россия төбәкләрендә бөтен җирдә гамәли куллану инициаторлары булырга тиеш дип уйлыйм. Әгәр дә киләчәк буыннар өчен дөньяны сакларга теләсәк, без Хартия нигезләмәләренә даими мөрәҗәгать итәргә тиеш», - диде ул.