news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Күп функцияле үзәкләре сайлауда тавыш бирү өчен гариза кабул итә башлады

Урнашкан урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турындагы гаризаны бер тапкыр гына бирергә мөмкин.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Күп функцияле үзәкләре сайлауларда урнашкан урын буенча тавыш бирү өчен гаризалар кабул итә башлады. Гаризаны 8 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Бу хакта Татарстандагы Күп функцияле үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«59 офисның барысы да республика Президентын сайлау өчен, Татарстан территориясендә гражданин тарафыннан сайланган уңайлы участокны күрсәтеп, ертып алына торган талоннар бирә ала», - диелә хәбәрдә.

37нче Алабуга округы сайлаучылары (анда ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар да узачак) конкрет әлеге сайлауларга бәйле рәвештә урнашкан урын буенча тавыш бирү турындагы гаризаны Алабугадагы Күп функцияле үзәктә генә тапшыра ала.

28нче Түбән Кама бермандатлы округы сайлаучылары Дәүләт Думасы депутатына тавыш бирү өчен үзләренә уңайлы участокны бары тик Түбән Кама, Зәй, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай районнары һәм Кама Аланындагы Күп функцияле үзәкләрдә генә сайлау мөмкинлегенә ия.

Күп функцияле үзәкләрдә теркәлү урыныннан тыш участок сайлау хезмәте паспорт күрсәткән очракта гына тәкъдим ителә. Әгәр паспортны алыштыру вакыты җитеп, аны тапшыргансыз икән, ул чагында вакытлыча бирелгән таныклык тәкъдим итәргә кирәк.

Урнашкан урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турындагы гаризаны бер тапкыр гына тапшырырга рөхсәт ителә. Сайлауларда 11 сентябрьдән 13енә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100