news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Татарстанда тавыш бирү бердәм рәвештә бара

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Казанда тавыш бирде.

 Зилә Вәлиева: Татарстанда тавыш бирү бердәм рәвештә бара
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева бүген Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирде. Казанның 18 номерлы мәктәбендә урнашкан 56 нчы сайлау участогында журналистлар белән аралашкан вакытта ул «республикада тавыш бирү бердәм рәвештә» бара диде.

Зилә Вәлиева фикеренчә, Төп законга төзәтмәләр кертү өчен гомумхалык тавыш бирүе — тарихи вакыйга. «Үз позициябезне белдерергә һәммәбезнең дә мөмкинлеге бар. Моңа кадәр җитди фикер алышулар булды, эшче төркем әгъзалары белән очраштык. Һәм бүген тавыш бирүнең соңгы көннәрендә республикада тавыш бирү бердәм рәвештә барганын күрәбез», — диде ул.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе әйтүенчә, коронавирус таралу чорында сайлау участокларында имин тавыш бирү өчен барлык шартлар да булдырылган, «барысы да алтын стандартка туры килә».

«Бу хәлдә беренче чиратта имин шартлар булдыру мөһим. Тәкъдим ителгән төзәтмәләр белән танышырга, үз мөнәсәбәтен булдырырга халыкның вакыты җитәрлек булды. Шуңа күрә тавыш бирүне оештыручыларга иң мөһиме, вирус йоктыру очракларын булдырмаслык итеп әзерләнү иде. Хәзер республикада бөтен шартлар да тудырылган дип әйтә алабыз», — диде ул.

Зилә Вәлиева Иҗтимагый палатаның республика буенча тавыш бирүнең ничек узуын тикшереп торуын да әйтте. «Безнең гражданнарның нинди кәеф һәм ышаныч белән тавыш бирүләре турында мәгълүматны алып торабыз. Хәзер нәтиҗәләрне генә көтәсе кала. Төп законга социаль тотрыклылыкны гарантияли, кешеләргә ярдәм итүгә юнәлгән төзәтмәләр кабул ителергә тиеш дип уйлыйм», — диде ул.

Аның сүзләренчә, тавыш бирүне күзәтүчеләр карый һәм бу процедураның үтә күренмәле, объектив һәм легитим булуын гарантияли. «Күзәтү эшли дип әйтә алам, чөнки провакациягә әзерләнгән кешеләрнең махсус килеп сайлау комиссиясенә авырлык тудыру очраклары булды. Күзәтүченең видеокамераны вакытында кушуы аркасында Россия Үзәк сайлау комиссиясе бу хәлгә ачыклык кертә алды», — дип йомгаклады Зилә Вәлиева.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү ил буенча 25 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100