news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Виктор Демидов: Төзәтмәләрнең төп максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту

Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә катнашты.

Виктор Демидов: Төзәтмәләрнең төп максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту
Владимир Васильев

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Россия күләмендә тавыш бирү — илебез өчен әһәмиятле тавыш бирү, аның максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту. Бу фикерне тавыш бирү вакытында Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов әйтте.

«Шәхсән минем өчен төзәтмәләр бик әһәмиятле, нәкъ шушы мине тавыш бирергә этәрде һәм монда алып килде», — диде Виктор Демидов.

Ул Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Россия күләмендә тавыш бирү — ил өчен иң әһәмиятле тавыш бирү диде. Төп документны үзгәртүнең иң мөһим һәм төп максаты — безнең гражданнарның тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен яхшырту.

«Төзәтмәләрнең иң мөһим блогы гражданнарның социаль, хезмәт хокуклары гарантияләренең иң югары Конституция дәрәҗәсенә күтәрү», — дип белдерде ТР буенча баш федераль инспектор.

Иртәгә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча соңгы тавыш бирү көне булачак. Илнең Төп законына үзгәрешләр кертүгә барлыгы 2,9 млн татарстанлы үз фикерен белдерә ала. Шул ук вакытта тавыш бирүдә катнашуның төрле формалары каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100