news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роман Шәйхетдинов: Төзәтмәләр мәгълүмати-технологик үсеш өстенлеген ныгытачак

Татарстан Премьер-министры урынбасары Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен илкүләм тавыш бирүдә катнашты.

Роман Шәйхетдинов: Төзәтмәләр мәгълүмати-технологик үсеш өстенлеген ныгытачак
Рамиль Гали

(Иннополис, 30 июнь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Иннополис үсешен контрольдә тотучы Роман Шәйхетдинов Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә катнашты.

«Иннополис һәм гомумән, технологик үсеш өчен иң кызыклы төзәтмәләрнең берсе — 114 маддәне үзгәртү. Ул безнең илнең мәгълүмати-технологик үсеш өстенлеген билгели. Хәзер илләр беренче чиратта технологик һәм кеше капиталлары буенча үзара ярыша», — диде Роман Шәйхетдинов. 

Аның сүзләренчә, бу төзәтмә цифрлы җәмгыятьтә иминлек институтларына ярдәм итәчәк, Россия халкының шәхси мәгълүматларын саклаячак, дәүләт секторында да, материаль җитештерү тармакларында да цифрлаштыру үсешен көчәйтәчәк, шулай ук кеше капиталын актив үстерүне тәэмин итәчәк.

Башка актуаль төзәтмәләрдән ТР Премьер-министры урынбасары гражданлык җәмгыятенә, никах һәм гаилә институты үсешенә ярдәм итүне һәм гражданнарның социаль гарантияләрен атады.

Роман Шәйхетдинов Иннополис мәктәбендә тавыш бирде. Кергәндә аның температурасын үлчәделәр, бюллетень, битлек, перчатка һәм ручка бирделәр. Шуннан соң ул сайлау комиссиясе әгъзасына паспортын ачып күрсәтте, бюллетень алып тавыш бирү кабинасына керде.

Искәртеп үтик, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итә. Участокларда барлык куркынычсызлык чаралары саклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100