news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әфган сугышы ветераны: Мине төзәтмәләрдә чикләрнең какшамас булуы җәлеп итте

Әфганстандагы интернациональ сугышчы, Тышкы разведка хезмәтенең запастагы полковнигы Рафаэль Шакирҗанов Казанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә катнашты.

Әфган сугышы ветераны: Мине төзәтмәләрдә чикләрнең какшамас булуы җәлеп итте

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Әфган сугышы ветераны, Татарстан Иҗтимагый палатасының Яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссия рәисе, Тышкы разведка хезмәтенең запастагы полковнигы Рафаэль Шакирҗановны Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләрдә чикләрнең какшамас булуы, ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү һәм совет халкының Бөек Җиңүе турында тарихны саклау җәлеп иткән. Бу хакта ул Казанда сайлау участогында тавыш биргән вакытта әйтте.

«Хәрби кеше буларак мине башка илләр дәгъва кылган чикләребезнең какшамас булы җәлеп итте. Шулай ук төзәтмәләрдә ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү турында да күп әйтелә», — диде ул.

Полковник әйтүенчә, күпләр Бөек Ватан сугышы нәтиҗәләрен бозып, совет халкы яулаган Җиңүнең әһәмиятен киметеп күрсәтергә тырыша, төзәтмәләр аркасында беркем дә моны эшли алмаячак.

«Үз илемнең гражданы һәм патриоты буларак, төп тавыш бирүдә катнашуны бурычым дип саныйм, безнең һәм алдагы буыннарның киләчәге шушы төзәтмәләргә бәйле», — диде Рафаэль Шакирҗанов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100