Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камалтынов видеоэлемтә аша Казан, Түбән Кама, Питрәч хисап участоклары эшен бәяләде
«Бердәм Россия» праймеризында Казанда ситуацион үзәк эшли, ул сайлаучыларның сорауларын һәм мөрәҗәгатьләрен оператив рәвештә тикшерә.
(Казан, 30 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Бердәм Россия» праймеризында Казанда ситуацион үзәк эшли, ул сайлаучыларның сорауларын һәм мөрәҗәгатьләрен оператив рәвештә тикшерә. Биредә ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, төбәк оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов видеоэлемтә аша Казан, Түбән Кама һәм Питрәчнең хисап участоклары эше белән танышты.
Алдан тавыш бирүне оештыру буенча Татарстан оештыру комитеты әгъзасы Ольга Воронова Юрий Камалтыновка Казандагы барлык хисап участокларын әйләнеп чыгуы турында сөйләде.
«Кешеләр участокларга килә, вазгыять тыныч, барысы да штатлы режимда бара. Хәзер без 181нче мәктәптәге участокта. Сайлаучыларның кәефен күтәрү өчен музыка уйнап тора. Участокта санитар таләпләр үтәлә», - диде ул.
Шулай ук Түбән Каманың 2нче гимназиясендәге хисап участогы белән дә видеоэлемтә урнаштырылды. Юрий Камалтыновка кабат тавыш бирү омтылышы теркәлмәвен, участокка килгән һәркемне электрон тавыш бирүчеләр базасында тикшерүләрен әйттеләр. Тавыш бирүчеләр арасында яшьләр 40 процентка якын. Яшьләр һәм урта яшьтәге кешеләрнең күпчелек өлеше онлайн тавыш биргән.
Моннан тыш, Юрий Камалтынов Питрәч Мәдәният йортында ачылган участок белән элемтәгә чыкты. Анда тавыш бирүнең барлык санитар таләпләрне үтәп алып барылуын хәбәр иттеләр. Яшьләр дә, өлкән буын да актив тавыш бирә. Участокларга гаиләләр, шул исәптән балалар белән киләләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз