news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Конституциягә төзәтмәләр буенча эшче төркем фикер алышуларында катнашты

Утырышта катнашучылар Төп законга үзгәрешләр турында гражданнарга мәгълүмат бирү ысуллары турында фикер алышты.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем утырышында катнашты. Киңәшмә дистанцион форматта узды. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшлекле төркем әгъзалары гражданнарга төзәтмәләрнең эчтәлеге турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча фикер алышты. «Россия Конституциясенә төзәтмәләрне тикшерү һәм популярлаштыру эше аларны кабул иткәннән соң гына тәмамланачак. Безнең төп миссия хәзер — мәгълүмат бирү», — диде төркемнең рәистәше Талия Хәбриева.

Фәрит Мөхәммәтшин төзәтмәләр турында гражданнарга төрле мәйданчыкларда хәбәр итүләре турында сөйләде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, аерым алганда, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, Татарстан Фәннәр академиясе әгъзалары, яшьләр һәм профсоюз оешмалары әгъзалары, милли-мәдәни автономия җитәкчеләре белән очрашты. Мондый очрашуларда яңгыраган барлык тәкъдимнәр эш төркеменә тапшырылган, аларның күбесе федераль законны эшләгәндә исәпкә алынган.

Төп канунга үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү санэпидемиологик вазгыять күзлегеннән мөмкин булган вакытта узачак, дип саный эшче төркем әгъзалары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100