news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә утырышта катнаш праймериз моделенең уңай якларын әйтте

«Бердәм Россия» праймеризы Татарстанда парламент сайлауларына кандидатлар билгеләү өчен 2021 елның 24 маеннан 30 маена кадәр узачак.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин праймериз үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышында катнашты. Анда булачак чараның үтә күренмәлелеген тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика парламенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, алдан тавыш бирү 43 төбәктә онлайн узачак. Федерациянең калган субъектларында, шул исәптән Татарстанда да, катнаш система буенча тавыш бирәчәкләр — сайлаучылар онлайн һәм сайлау участокларында да үз сайлауларын ясый алачак.

«Фәрит Мөхәммәтшин катнаш системаны куллану тәкъдимен хуплады, авыл җирендә яшәүчеләр, традиция буенча, сайлау участокларында тавыш бирүгә өстенлек бирә», дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. 

Праймериз үткәрүнең катнаш формасы буенча тәкъдимнәрне төбәкләр шунда яшәүче халык теләгенә туры китереп әзерләгән. Федераль оештыру комитеты рәисе Александр Карелин традицион тавыш бирү формасын сайлаучылар өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылачагын белдерде.

Шулай ук бүген Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы рәисе Борис Грызлов белән очрашты. Алар РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда алда торган сайлау кампаниясе мәсьәләләре буенча фикер алышты. 

«Бердәм Россия» праймеризы Татарстанда 2021 елның 24 маеннан 30 маена кадәр узачак. Әлеге чара Россия Дәүләт Думасына көзге сайлауларда катнашачак хакимият партиясеннән кандидатлар исемлеген формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100