news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты белән очрашты

Владимир Платонов Татарстан башкаласына Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы үсешенә багышланган стратегик сессиядә катнашу өчен килде.

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты белән очрашты
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Владимир Платонов белән очрашты. Ул Казанга Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы үсешенә багышланган стратегик сессиядә катнашу өчен килде. Бу хакта Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Платонов стратегик сессия вакытында Татарстан һәм Мәскәү Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында тәҗрибә уртаклашу булганын сөйләде. Моннан тыш, төбәк һәм федераль дәрәҗәдә бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы хакимият органнары һәм чит ил бизнес-структуралары белән актив хезмәттәшлек итә, дип белдерде.

«Очрашу барышында киң катлау мәсьәләләр, шул исәптән үзмәшгульләр белән эшләү, авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итү һәм башка темалар буенча фикер алыштылар», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100