Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ольга Павлова пенсияне «ранглар буенча» исәпләү идеясен хупламады
Сәясәтче фикеренчә, разрядлар буенча пенсияләрне исәпләү пенсия системасы принципларына туры килми.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Пенсияләрне ранглар нигезендә исәпләү тәкъдиме ил пенсия системасы принципларына туры килми һәм РФ Конституциясенә каршы килә. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова шулай диде. Бу хакта парламентарийның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы: «Бу тәкъдим Конституциягә, социаль гаделлек принципларына һәм гомумән пенсия системасы принципларына каршы килә. Кешеләрне ранг, сыйныфларга, һөнәрләренә һәм эш урыннарына карап бүләргә ярамый. Кемдер күп, кемдер әз эшли дип әйтеп булмый. Бер хезмәт икенчесеннән мөһимрәк, ә кемнеңдер пенсиясен индексацияләргә кирәк, башкаларныкын – юк, дип тә әйтергә ярамый», дип искәртте.
«Шул ук вакытта гамәлдәге пенсия системасы нигезендә - саллы принцип, ул без барыбыз да эшлибез, һөнәребезнең нинди булуы мөһим түгел, дигәнне аңлата. Һәр хезмәт гадел бәяләнергә тиеш», – дип нәтиҗә ясады депутат.
Элегрәк Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Калашников, хәзерге вакытта гамәлдә булган балл системасы авырлыгына сылтап, пенсияләрне ранглар буенча исәпләү системасын кертергә тәкъдим иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз