news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада «Бердәм Россия»нең мобиль кабул итү бүлмәләре эшли

Барлык сораулар «Минем депутат» системасына кертелә.

Түбән Камада «Бердәм Россия»нең мобиль кабул итү бүлмәләре эшли
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Сайлау кампаниясе кысаларында Түбән Камада һәм районда «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү бүлмәләренең күчмә эше оештырылды.

Түбән Камада яшәүчеләр үз наказларын калдыру, проблемалары белән уртаклашу, аеруча актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу мөмкинлеге бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Барлык сораулар «Минем депутат» системасына кертелә. Алга таба барлык мөрәҗәгать итүчеләр әлеге система аша җавап алачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot