news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында августтан үз көченә керәчәк законнар турында искәрттеләр

Закон актларының тулы исемлеге РФ Дәүләт Думасы сайтында басылып чыкты.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Россиядә август аенда берничә яңа закон үз көченә керәчәк. Закон актларының тулы исемлеге РФ Дәүләт Думасы сайтында басылып чыкты. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Август аеннан РФ гражданнары спорт белән шөгыльләнүгә салым чигерүе акчасын ала алачак. Салым чигерүе 2022 елның 1 гыйнварыннан алынган керемнәргә кагылачак.

Август аеннан автомобиль йөртүчеләрне ОСАГО шартнамәсен төзегәндә техник күзәтү узу турында документ тапшыру вазифасыннан азат итәчәкләр.

Моннан тыш, үзгәрешләр Россия гражданлыгы булмаган затларга кагыла. Алар ун елга шәхесне раслый торган вакытлыча таныклык алачак.

Август аеннан чит ил гражданнары ярты елга Россия визасын ала алачак. Аларга классификацияләнгән кунакханәләр исемлегенә кергән торакны броньларга яки туроператордан бердәм реестрдан чакыру күрсәтергә кирәк булачак.

Шулай ук төбәк башлыклары хәзер рөхсәт ителгән ау төрләрен, аның срокларын һәм башка шартларны Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән килештергәннән соң үзләре билгели алачак.

2021 елның җәеннән башлап, Россиядә салым резидентлары булмаган физик затлар дәүләт һәм муниципаль кыйммәтле кәгазьләрдән керемгә салымнарның бер өлешен түләүдән азат ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100