Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен сайлау участогына барып тавыш бирәчәк

Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков тавыш бирү вакыты һәм урыны турында соңрак хәбәр ителәчәген әйтте.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин илнең Төп законына төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирергә сайлау участогына барачак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Президент шәхсән үзе тавыш бирәчәк. Кайчан һәм ничек — без сезгә хәбәр итәрбез», — дип сөйләде Дмитрий Песков.

Аннан «Владимир Путин шәхси саклану чараларыннан файдаланамы?», — дип сорадылар. Песков дәүләт башлыгы «үз сәламәтлеген һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген куркыныч астына куймаслык итеп тавыш бирәчәк», дип җавап бирде.