news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Политолог: Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр пенсиянең солидар системасын беркетә

Сергей Марков фикеренчә, Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр Россиянең статусын социаль дәүләт буларак ныгытырга тиеш.

Политолог: Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр пенсиянең солидар  системасын беркетә
Владимир Васильев

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр пенсиянең солидар системасын беркетә. Бу илнең статусын социаль дәүләт буларак ныгытачак. Бу хакта «Татар-информ»га Сәяси тикшеренүләр институты генераль директоры, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Сергей Марков әйтте.  

«Шул рәвешле Россиядә һәр кешенең үз-үзенә пенсия туплау системасы, ягъни тупланма модель системасы юкка чыгарыла», — дип билгеләп үтте ул.

Сәясәтче медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүне дәүләткә йөкләүне, төзәтмәләрдә тәкъдим ителгән тагын бер мөһим өлеш дип атады

«Миңа калса бу вазгыять [коронавирус] АКШ кебек илләр сайлаган юлның дөрес булмавын күрсәтте. Болар бик бай илләр, әмма алар дәүләт күләмендәге солидар медицинаны түгел, ә иминият медицинасы системасын сайлады. Бу АКШның дөньякүләм эпидемия үзәгенә әверелүнең бер сәбәбе булды», — диде агентлык әңгәмәдәше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100