news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Когогина: Конституциягә төзәтмәләр Россияне социаль дәүләт буларак күрсәтә

Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.

 Әлфия Когогина: Конституциягә төзәтмәләр Россияне социаль дәүләт буларак күрсәтә
https://tatarstan.er.ru

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Конституция Россия дәүләтенең нигезе булып тора. Әгәр нигез ныклы булса, йорт озак тора һәм анда яшәү уңайлы булачак. Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина илнең Төп законына төзәтмәләр буенча тавыш биреп, әнә шундый фикер белдерде. Бу турыда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сайтында хәбәр ителә.

«Яңа төзәтмәләр илебезне һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән һәм Россияне социаль дәүләт буларак сыйфатлый. Россиядә яшәүче һәр халыкка туган телне саклау хокукын беркетүче төзәтмәне аерым билгеләп үтәм, бу күпмилләтле Россия халкы өчен бик мөһим», — диде Когогина.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр үткәрелә. Үз участогыңны Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетта белеп була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100