news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда йортлар янындагы тавыш бирү участоклары үз эшләрен төгәлләячәк

Йорт яны территорияләрендә тавыш бирү мөмкинлегеннән республиканың 111 меңнән артык кешесе файдаланган.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Иртәгә Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен йорт яны территорияләрендә оештырылган участоклар ябыла. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

«Бу көннәрдә [25 июньнән 30 июньгә кадәр] татарстанлылар ачык һавада оештырылган участокларда — йорт яны территориясендә махсус җиһазландырылган автобусларда, палаткаларда илнең Төп документын үзгәртүгә карата үз фикерләрен белдерә ала», — диелә хәбәрдә.

Татарстанда барлыгы шундый 430 тирәсе мәйданчык оештырылган.

«Безнең гражданнарга мондый тавыш бирү ысулы бик ошый. Мондый мөмкинлектән 111 мең татарстанлы файдаланган. Әлеге автобусларда, чатырларда һәм йорт яны территориясендә тавыш бирү 30 июньдә тәмамлана, чөнки 1 июльдә без участокларда гына тавыш бирәчәкбез, ә алдан хәбәр иткән кешеләр моны өйдә эшли алачак», — дип белдерде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Элегрәк 175 меңнән артык татарстанлының өйдә тавыш бирүе билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100