news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында читтән эшләүчеләрнең хезмәт хокукларын яклау турында фикер алышалар

«Бердәм Россия» РФ Хезмәт кодексына өйдә эшләүче кешеләрнең хокукларын яклау өчен төзәтмәләр әзерләде.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе, үз лидеры Дмитрий Медведев кушуы буенча, барлык төбәкләрдә дә хезмәт законнарына төзәтмәләр әзерләү өчен онлайн-кабул итүләр үткәрде. Татарстанда кабул итүне республика профсоюзлары лидеры, ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Елена Кузьмичева үткәрде. Бу хакта партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Кузьмичева сүзләренә караганда, Профсоюзлар федерациясенең кайнар линиясенә читтән торып эшләү буенча өч йөзгә якын сорау килгән. «Барыннан да ешрак Интернет өчен түләү мәсьәләсе булды. «Мин ай саен Интернет хезмәтләре өчен 600 сум түлим. Эш белән бәйле сорауларга күпме киткәнен каян белим һәм миңа бу чыгымнарны кайтарачаклармы?» - дип сорыйлар. Шулай ук шәхси телефонны кулланган өчен чыгымнарны кайтару буенча да сораулар күп булган.

Татарстан профсоюзлары лидеры билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләрнең эш вакытын һәм ял вакытын чикләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кирәк.

«Еш кына эш бирүче үзен читтән торып эшләүче хезмәткәр алдына, көн һәм төннең теләсә кайсы вакытында, бурычлар куярга хокуклы дип саный. Әлеге төзәтмәләр кертү хезмәткәрләргә үзләрен якланган итеп хис итәргә мөмкинлек бирер дип уйлыйм», – диде Кузьмичева.

Тулаем алганда, «Бердәм Россия» ил буенча май ае дәвамында гражданнарның хезмәт хокукларын бозу аркасында 6 меңгә якын мөрәҗәгать алды һәм эшкәртте. Җыелган мәгълүматлар нигезендә, Россия Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» депутатлары РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләде. Алар, аерым алганда, ил предприятиеләрендә дистанцион эш аспектларын регламентлый.

Хәзер документка Россия эшмәкәрләр һәм сәнәгатьчеләр берлегендә, шулай ук РФ Бәйсез профсоюзлар Федерациясендә эксперт бәясен бирәләр. Парламентның түбән палатасында Хезмәт кодексына төзәтмәләр буенча фикер алышу агымдагы елның июнь аенда булырга тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100