news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан - яңа гасыр» хәрәкәтенең сайлауда катнашу тәртибе июньдә билгеле була

Хәрәкәт җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатларны мөстәкыйль рәвештә күрсәтү хокукына ия.

«Татарстан - яңа гасыр» хәрәкәтенең сайлауда катнашу тәртибе июньдә билгеле була
https://gossov.tatarstan.ru/

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Бүген «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышында Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлек депутатларын сайлау буенча алда торган мәсьәләләр һәм «Татарстан — яңа гасыр» хәрәкәтенең анда катнашуы турында фикер алыштылар. Карар быел июньдә «Татарстан — яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең VIII съездында кабул ителәчәк. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республика парламенты башлыгы, «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, хәрәкәт активына күбрәк абруйлы лидерларны, республиканың, районнарның, авылларның чын патриотларын җәлеп итәргә кирәк, дип билгеләп үтте. Югары совет утырышы видеоконференцэлемтә режимында узды.

«Безнең ил һәм бөтен дөнья коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә җитди икътисади кризис белән очрашты, аның тирәнлеген һәм нәтиҗәләрен әлегә бәяләү кыен. Нефть өлкәсендә булган хәлләр һәм милли валютаның кискен төшүе әлеге тискәре факторларга хезмәт итте. Республика предприятиеләре, кече һәм урта бизнес, һичшиксез, аның тәэсирен сизде инде», — диде — диде Фәрит Мөхәммәтшин

Россия һәм Татарстан җитәкчелеге тарафыннан вәзгыятьне тотрыкландыру, инфекциянең социаль-икътисади хәлгә йогынтысын мөмкин кадәр киметү өчен барлык чаралар күрелә. Тулаем алганда, ярдәм чаралары якынча 25 млрд. сумга бәяләнә. Барлык дәрәҗәдәге депутатлар, шул исәптән ТЯГ хәрәкәтеннән сайланган депутатлар да, бу зур гомуми эшкә җәлеп ителде, диде республика парламенты башлыгы.

ТР Дәүләт Советы Рәисе республиканың узган елдагы социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә тукталды. Татарстан төп макроикътисади күрсәткечләр буенча — Россия лидерлары бишлеге исәбендә. Алты ел рәттән — уңайлы инвестклиматны тәэмин итү буенча Милли рейтингның беренче өчлегендә. Тулаем төбәк продукты 2,5 трлн. сумнан артып киткән, үсеш темпы — 101 процент.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар турында сөйләгәндә, берьюлы ике масштаблы кампания алып барырга туры киләчәк, дип басым ясады. Татарстанлыларга барлык 956 муниципаль берәмлектә 7 723 депутат сайларга кирәк, бүгенге көндә муниципаль депутатларның 16,5 проценты — ТЯГ вәкилләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100